Канатланып кайттым сиңа

Канатланып кайттым сиңа
Туып үскән яҡларым.
Мине сагынып каршы алды
Ерак бала чакларым.

Кадерле дә, якын да ул —
Туып үскән якларым.
Синдә үткән гомерләрем,
Иң бәхетле чакларым.

Канатланып кайттым сиңа
Сагындырган кырларым,
Авылымның урамнары,
Назлы җыры кызларның.

Кадерле дә, якын да ул —
Туып үскән якларым.
Синдә үткән гомерләрем,
Иң бәхетле чакларым.

Канатланып кайттым сиңа —
Мында яшьлек дусларым.
Күңелемә моңнар өсти
Чишмәләрең, кошларың.

Кадерле дә, якын да ул —
Туып үскән якларым.
Синдә үткән гомерләрем,
Иң бәхетле чакларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »