Уңга-сулга үтеп китеп,
Йөрисең яннарымда.
Карашларыңнан сизәм бит,
Юкка түгел барсы да.
Ай-һай карашларың,
Яндыра йөрәгемне.
Хисләр утында янасың,
Әллә күрми дисеңме?
Нигә янымнан үтәсең,
Күрмәмешкә салышып?
Гомер үтә дә китә бит,
Без йөрибез адашып.
Ай-һай карашларың,
Яндыра йөрәгемне.
Хисләр утында янасың,
Әллә күрми дисеңме?
Сине күргән саен йөрәк
Күбәләктәй талпына.
Әйдә инде очрашабыз,
Кил урамның чатына.
Ай-һай карашларың,
Яндыра йөрәгемне.
Хисләр утында янасың,
Әллә күрми дисеңме?
Бу җыр Гүзәлем Миңнеханова, Зөлфирә Фәрхетдинова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 12/02/2020 - 17:40
«
»