Укытучым, сезгә карап

Категория: Авторлары

Ачар өчен белем ишекләрен
Түккәнсездер күпме йөрәк көчен.
Сездән алган белем ачкычлары —
Иң кадерле бүләк безнең өчен.

Укытучым, сезгә карап,
Арта мең хөрмәт хисе.
Юлларыма, маяк булып,
Балкый тик сезнең исем.

Якын дус та булып, киңәшче дә,
Яшь аралаш бездән көләсез сез.
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын,
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез.

Укытучым, сезгә карап,
Арта мең хөрмәт хисе.
Юлларыма, маяк булып,
Балкый тик сезнең исем.

Авырлыклар булса — түзәрсез дә,
Яшь аралаш бездән көләсез сез.
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын,
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез.

Укытучым, сезгә карап,
Арта мең хөрмәт хисе.
Юлларыма, маяк булып,
Балкый тик сезнең исем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (172 голоса)
« »