Ялгыз тәкәрлек

Категория: көе һәм сүзләре

Төнге ай нурында, якты күл ярында
Яктык без яшьлекнең учагын.
Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер,
Кил бәгърем, кил ачып кочагың.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек,
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек, бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга.

Төн яна учакта, мин синең кочакта,
Кал бәгърем, кал мәңге, югалма.
Тәкәрлек тавышы, ул йөрәк сагышы,
Син мине һич назлап югалтма.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек,
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек, бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга.

Гомерем таңында, язмышлар ярында
Ишеттем тәкәрлек тавышын.
Шул кошның көендә ишеттем көнендә,
Ишеттем үземнең язмышым.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек,
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек, бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »