Яшьлек бит ул

Категория: көе сүзләре

Яшьлек бит ул — бер чәчәк,
Бик кыска шул гомере.
Яшеннәрдәй бер яшьни дә,
Янып кала күмере.

Яшьлек диеп, күпләр җырлый,
Чөнки бит ул тиз уза.
Алда гомер бардыр барын,
Яшьлекләрсез ул уза.

Язгы ташкын сыман яшьлек,
Ташып чыга ярлардан.
Тик китә ул язгы судай,
Кире кайтмый яңадан.

Яшьлек диеп, күпләр җырлый,
Чөнки бит ул тиз уза.
Алда гомер бардыр барын,
Яшьлекләрсез ул уза.

Тагын ташыр язгы ташу,
Чәчәк каплар болынны.
Кайда кала бу яшьлекләр,
Ансыз узам юлымны.

Яшьлек диеп, күпләр җырлый,
Чөнки бит ул тиз уза.
Алда гомер бардыр барын,
Яшьлекләрсез ул уза.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »