Шөкер, Ходай

Категория: көе сүзләре

Шөкер, Ходай, безне тагын бер кат
Шушы көннәреңә җиткердең.
Мөслим инсаннарың күңеленә
Изгелекләр генә иңдердең.

Яңа еллар, яңа юллар,
Үтә гомер агым судай.
Ярдәмеңнән, шәфкатеңнән
Ташлама безне, Ходай.

Кабул итсәң иде һәр бәндәңнең
Күңеленә күрә теләген.
Үз гөнаһын аңлап табынганның
Гафу кылсаң иде тәүбәсен.

Яңа еллар, яңа юллар,
Үтә гомер агым судай.
Ярдәмеңнән, шәфкатеңнән
Ташлама безне, Ходай.

Шөкер, Ходай, изге көннәреңдә
Күңелләрне рухка баеттың.
Мәрхабәле Гает кичәсендә
Сүнгән йолдызларны кабыздың.

Яңа еллар, яңа юллар,
Үтә гомер агым судай.
Ярдәмеңнән, шәфкатеңнән
Ташлама безне, Ходай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »