Ромашка (беренче вариант)

Ап-ак күлмәгеңне киясең,
Назлы җилгә башың иясең.
Син, ромашкам, гашыйк күңелгә
Юаныч һәм шатлык бирәсең.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү генә шикелле;
Йөрәгемдә утлар яна, —
Яратуы икеле.

Ал тан нурларына төренеп,
Тезелгәннәр синең чукларың;
Яратамы, юкмы, дигәндәй,
Чукларыңда уйный чыкларың.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү генә шикелле;
Йөрәгемдә утлар яна, —
Яратуы икеле.

Моңсуланган чакта күңелем
Очратам да сине, куанам.
Җавап эзләп янган йөрәккә
Чукларыңны санап юанам

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү генә шикелле;
Йөрәгемдә утлар яна,
Болай булмый бит инде.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, алтау — ярата,
Үзе, наян, ярата да,
Юри генә шаярта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »