Бер күрүгә

Категория: Авторлары

Әле генә кебек сине тәүге күреп,
Фәрештә дип уйлап, уйланып.
Күпме гомер үткән — һаман якын итәм,
Сагынудан бер дә туймадым.

Гомергәдер инде, сине генә, сине
Бер күрүгә калдым яратып,
Онытырлык түгел, әле һаман күңел
Яннарыңда йөри адашып.

Күзем ала алмыйм күргәннәрем саен,
Ашыгамын килеп дәшәргә.
Хисләр уятасың, йөрәк тибә ярсып,
Бер җылы сүзең әйтсәң дә.

Гомергәдер инде, сине генә, сине
Бер күрүгә калдым яратып,
Онытырлык түгел, әле һаман күңел
Яннарыңда йөри адашып.

Әйтмәсәң дә үзең, хәлләреңне синең
Белеп торам әллә кайлардан.
Кемнәр булыр икән, юк, булмастыр бүтән
Минем кебек сине яраткан.

Гомергәдер инде, сине генә, сине
Бер күрүгә калдым яратып,
Онытырлык түгел, әле һаман күңел
Яннарыңда йөри адашып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »