Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә

Син булсаң да янәшәмдә, булмасаң да,
Үтә икән гомеркәйләр, барыбер үтә.
Кайвакытта бик бәхетле булыр өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Килсәң дә син яннарыма, килмәсәң дә,
Көтә икән күңелкәйләр, барыбер көтә.
Җаннардагы сагышларны басар өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Көтсәң дә син килүемне, көтмәсәң дә,
Мин атлыйсы юллар бары(бер) сиңа илтә.
Йөрәктәге сөю утын саклар өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Кайвакытта бик бәхетле булыр өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.
Җаннардагы сагышларны басар өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.
Йөрәктәге сөю утын саклар өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »