Юри генә

Категория: көе сүзләре

Мин бит сине юри генә, юри генә яраттым,
Юри сиңа күзләр кысып, мин үземә караттым.
Сине өзелеп сөйгәннәргә юри генә үч итеп,
Юри сине яраттым да, хәзер булмый һич китеп.

Юри генә дия-дия, башлар буталып бетте,
Сизми калдым, юри диеп, күпме гомерләр үтте.
Юри генә яратам мин, юри генә сөйләшәм,
Юри синнән көлгән булып, уйнап кына көнләшәм.

Юри язам сиңа хатлар, матур сүзлэр тезәмен,
Мин бит юри сөям диеп, үзәгемне өзәмен.
Ышанып та куярсың син, утырсаң мине тыңлап,
Юри генә әйтәм инде: яратам сине чынлап.

Юри генә дия-дия, башлар буталып бетте,
Сизми калдым, юри диеп, күпме гомерләр үтте.
Юри генә яратам мин, юри генә сөйләшәм,
Юри синнән көлгән булып, уйнап кына көнләшәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »