Кайтып барам

Оныт диеп исемеңне
Йөрәгемә ничек дәшим?
Мин бит һаман яралы җан —
Шул үткәннәр белән яшим.

Араларда булмаса да
Сак белән Сок кыялары.
Сине миңа, мине сиңа
Илтер юллар хыял бары.
Канат кагып талпынсам да,
Ике гомер яши алмам.
Үткәннәргә кулым изәп,
үгенгемә кайтып барам.

Көзләр җитә, көзләр китә
Төшләремне өнгә ялгап.
Минем гомер минсез үтә —
Үз-үземне шулай алдап.

Араларда булмаса да
Сак белән Сок кыялары.
Сине миңа, мине сиңа
Илтер юллар хыял бары.
Канат кагып талпынсам да,
Ике гомер яши алмам.
Үткәннәргә кулым изәп,
үгенгемә кайтып барам.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Кайтып барам»
Ноты для песни «Кайтып барам»
Ноты для песни «Кайтып барам»
Ноты для песни «Кайтып барам»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »