Яшәп калыйк язларда

Язлар аша тоя күңел
Гүзәллеген дөньяның.
Тыңлап туймас тавышлары,
Сайрап тора кошлары.

Яз яшәтә, яз яшәртә,
Яз күңелгә ямь бирә.
Язда булган бергә чаклар
Онытылмас мәңгегә.

Язлар җиткәч бар табигать
Яшеллеккә күмелә.
Язда булган матурлыклар
Рәхәт бирә күңелгә.

Яз яшәтә, яз яшәртә,
Яз күңелгә ямь бирә.
Язда булган бергә чаклар
Онытылмас мәңгегә.

Бәхетлеләр без бу җирдә
Күңелдә назлар барда.
Кадерләрен белеп кенә
Яшәп калыйк язларда!

Яз яшәтә, яз яшәртә,
Яз күңелгә ямь бирә.
Язда булган бергә чаклар
Онытылмас мәңгегә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »