Хисләрем — сынау

Очраттым сине якты язларда,
Төрдең син мине сөю-назларга,
Ярсу хисләрем ничек аңлатыйм?
Йөрәк сагышын ничек таратыйм?

Син — сулар һавам, син — минем язмыш,
Иң татлы бәхет, иң ачы сагыш.
Җәй уртасында суккандай кырау,
Бу хисләр минем — иң авыр сынау.

Син янда чакта тыным кысыла,
Янда булмасаң, сиңа очынам.
Акылым дәшә, булды, тукта, ди.
Ә җаным исә синсез торалмый.

Син — сулар һавам, син — минем язмыш,
Иң татлы бәхет, иң ачы сагыш.
Җәй уртасында суккандай кырау,
Бу хисләр минем — иң авыр сынау.

Үзем дә беләм: алай ярамый,
Йөрәгем гүя синсез яналмый.
Башымны салам сиңа киләм дә,
Синсез дә кыен, синең белән дә.

Син — сулар һавам, син — минем язмыш,
Иң татлы бәхет, иң ачы сагыш.
Җәй уртасында суккандай кырау,
Бу хисләр минем — иң авыр сынау.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »