Назлы яз җиледәй килеп кердең
Яме беткән минем дөньяма.
Таш йөрәккә сөю бүләк иттең,
Яшәү дәрте бирдең син аңа.
Мин сине көзләрдә очраттым, бәгърем,
Ашкынды йөрәгем тик сиңа.
Хисләреңне үзең белдердең тын гына,
Яратам дип әйттем мин сиңа.
Сиңа атап шигырь туа миндә,
Сине уйлап күңелем моңлана.
Син булганга яшәү рәхәт миңа,
Тик син генә, җаным, ташлама.
Мин сине көзләрдә очраттым, бәгърем,
Ашкынды йөрәгем тик сиңа.
Хисләреңне үзең белдердең тын гына,
Яратам дип әйттем мин сиңа.
Син дип ата минем һәрбер таңым,
Син дип тибә минем йөрәгем.
Әгәр синнән язмыш аера калса
Газапларга ничек түзәрмен?
Мин сине көзләрдә очраттым, бәгърем,
Ашкынды йөрәгем тик сиңа.
Хисләреңне үзең белдердең тын гына,
Яратам дип әйттем мин сиңа.