Агыйделнең аръягында
Сулар тынгандыр инде.
Һәркемнең дә үз хәсрәте
Була торгандыр инде.
Яр буйларында тыңладым
Суларның агышларын.
Кемнәр генә басар икән
Йөрәгем сагышларын?
Агыйдел каты акса да,
Комнары кала икән.
Кайгы-хәсрәтләр бетсә дә,
Моңнары кала икән.
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар үрләрдән.
Бик тиз генә кайтып булмый,
Бер киткәчтен илләрдән.
Бу җыр Зөһрә Шәрифуллина репертуарында бар
«
»