Оя корган сандугачның…

Категория: көе һәм сүзләре

Оя корган сандугачның
Оясына тимәгез.
Мин елмаеп йөргәнгә сез
«Бу бәхетле» димәгез.

Сандугачлар сайрый таңда,
Кем белә сагышларын.
Ничек төзәтеп бетерим
Гомерем ялгышларын.

Эх, бу явыз тормыш
Бер генә кат бирелә.
Ялгышып үткән юллардан
Барып булмый кирегә.

Эх, бу явыз тормыш
Бер генә кат бирелә.
Ялгышып үткән юллардан
Кайтып булмый кирегә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »