Яратып яшик (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Яратып яшәсәң, гомер матур уза,
Сөенеп каршылый таңнарын.
Уфтанып яшәсәң, йөрәк генә туза,
Чәчләргә чал кертә зарлары.

Дөньяны яратыйк,
Туган дип жан атыйк,
Гомер ул бик кыска — онытмыйк, онытмыйк.
Ярларны елатмыйк,
Иркәләп юатыйк,
Дөньяны, дусларны яратыйк!

Бәхетле булырга, сөенеп яшәргә
Ходайның сорыйк без догасын.
Ялгызлыктан көеп, язмышка көенеп,
Ялгызың яшәргә язмасын.

Дөньяны яратыйк,
Туган дип жан атыйк,
Гомер ул бик кыска — онытмыйк, онытмыйк.
Ярларны елатмыйк,
Иркәләп юатыйк,
Дөньяны, дусларны яратыйк!

Буләк итик сөю, наз көткән жаннарга,
Көтеп алыйк бергә язларны.
Яратып эндәшик ялгыз калганнарга,
Кызганмый өләшик назларны.

Дөньяны яратыйк,
Туган дип жан атыйк,
Гомер ул бик кыска — онытмыйк, онытмыйк.
Ярларны елатмыйк,
Иркәләп юатыйк,
Дөньяны, дусларны яратыйк!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »