Шәһәрдә җәй

Категория: көе сүзләре

Кояшлы иртә,
Кояшлы көннәр.
Шәһәрдә кызу,
Кайда соң җилләр?
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.
Түбәләр кыза
Һәм юллар кыза,
Һәм машиналар
Бер-берсен уза.
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.

Кемнәрдер инде күптән
Киткәннәр шәһәрдән,
Кемнәрдер инде күптән
Диңгездә…
Мин калам шәһәр белән,
Шәһәрдә авыр, беләм
Тиздән көз дә.

Көн буе эзлим
Мин күләгәне,
Сатучы көтә
Мин түләгәнне.
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.
Миңа табышмак
Чүлдәге дөя,
Анда ел буе
Бар дөнья көя.
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә,
Шәһәрдә җәй.

Кемнәрдер инде күптән
Киткәннәр шәһәрдән,
Кемнәрдер инде күптән
Диңгездә…
Мин калам шәһәр белән,
Шәһәрдә авыр, беләм
Тиздән көз дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »