Көзләремә кереп барам

Гомер дисбесенең төймәләрен
Бер-бер артлы алга тартамын.
Җиләк кебек чагым-яшьлегемне,
Җәйләремне инде озатамын.

Гомер дилбегәсен тарта-тарта,
Узганнарны сизми калсам да,
Сөюеңне саклыйм йөрәгемдә,
Көзләремә кереп барсам да.

Тиз дә үтә инде гомеркәйләр,
Кай арада узган язларым.
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Көзләремә кереп барамын.

Гомер дилбегәсен тарта-тарта,
Узганнарны сизми калсам да,
Сөюеңне саклыйм йөрәгемдә,
Көзләремә кереп барсам да.

Мизгелләрдән тора тормыш юлы,
Бер уйласаң исең китәрлек.
Һәр мизгеле яңа бер җыр кебек,
Шөкер кылып гомер итәрлек.

Гомер дилбегәсен тарта-тарта,
Узганнарны сизми калсам да,
Сөюеңне саклыйм йөрәгемдә,
Көзләремә кереп барсам да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »