Юксыну (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таң алдыннан үләннәргә чык төшкән,
Син киткәнгә инде ничә ел үткән.
Синең җаның миңа читтән карыйдыр,
Минем үткән адымнарны саныйдыр.

Урамнар да, йортлар да шул ук һаман да,
Шул ук кояш, шул ук кошлар һавада.
Агылалар ак болытлар янымда,
Тик, сөйгәнем, син генә юк җанымда.

Салкын төннәр агылалар су кебек,
Күкләр бөек, болытлар да бик биек.
һәр көн саен төшләремә керәсең,
Минем җанда ниләр барын беләсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »