Йөрәгемне аңла

Матур сүзләр беләм яратканың,
Нинди генә сүзләр табыйм соң?
Сүзсез аңлап кара йөрәгемне —
Күңелем бит сөйли барысын.

Яратам, яратам — шул гына,
Син минем язмышым бул гына.
Яратам, яратам — шул гына,
Мәңгегә минеке бул гына!

Ташкын кебек хисләр дулкынында
Сүз күмелсә, күземә кара син.
Күзләремнән аңла йөрәгемне —
Күзләрем бит сөйли барысын.

Яратам, яратам — шул гына,
Син минем язмышым бул гына.
Яратам, яратам — шул гына,
Мәңгегә минеке бул гына!

Алтын таулар сиңа вәгъдә итмим,
Чәчәкләрнең бирмәм сарысын…
Сүзләр җитми хисем аңлатырга —
Йөрәгем бит сөйли барысын.

Яратам, яратам — шул гына,
Син минем язмышым бул гына.
Яратам, яратам — шул гына,
Мәңгегә минеке бул гына!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »