Син кайларда, җаным

Нишләргә дә белмим,
Үпкәләп тә йөрим
Әле сиңа, әле үземә.
Нигә яшьлек язы
Күрештереп калды
Икебезне бары бер генә?

Син кайларда, җаным?
Гомер үткән саен
Сагынамын сине тагын да.
Соң булса да күреп,
Бөтенләйгә диеп,
Кайтарасы килә яныма.

Бер күрештек бары,
Ләкин истә калды,
Күз алдымнан китми карашың.
Эх, нигә, без нигә
Уйламаган бер дә
Йөрәкләрнең ярсып янасын?

Син кайларда, җаным?
Гомер үткән саен
Сагынамын сине тагын да.
Соң булса да күреп,
Бөтенләйгә диеп,
Кайтарасы килә яныма.

Кайларда син бүген?
Күрен әле, күрен,
Булыр иде, бәлки, аңлашып.
Онытырлык түгел,
Әле дә бит күңел
Синең янда йөри адашып.

Син кайларда, җаным?
Гомер үткән саен
Сагынамын сине тагын да.
Соң булса да күреп,
Бөтенләйгә диеп,
Кайтарасы килә яныма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »