Гомерләр бер генә (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Гомерләр бирелә бары тик бер генә,
Кадерләрен аның бел генә, бел генә.
Тормышны бәхеткә, шатлыкка күмүче,
Без бит ул кешеләр, без генә, без генә.

Җан дуслар, туганнар торсыннар сокланып,
Яшик әле, яшик, серләшеп, гөрләшеп.
Кояшлы бу якты дөньяда, дөньяда,
Якыннарга бәхет һәм сөю өләшеп.

Изгелекләр эшләп, яшик җирдә яшнәп,
Гомерләр бит, дуслар, бер генә, бер генә.
Күктәге йолдыздай, мең тапкыр кабыныйк,
Һәм балкып яшик без гомергә, гомергә.

Җан дуслар, туганнар торсыннар сокланып,
Яшик әле, яшик, серләшеп, гөрләшеп.
Кояшлы бу якты дөньяда, дөньяда,
Якыннарга бәхет һәм сөю өләшеп.

Җылы сүзләр дәшик, ихлас ярдәмләшик,
Күңелләрдә ялкын көчләр бар чагында.
Шул вакытта бәхет көтеп каршы алыр,
Гомерләрнең алсу таңында, таңында.

Җан дуслар, туганнар торсыннар сокланып,
Яшик әле, яшик, серләшеп, гөрләшеп.
Кояшлы бу якты дөньяда, дөньяда,
Якыннарга бәхет һәм сөю өләшеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »