Әнкәй (алтынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

Төнге күкләрдән тамчылар тама,
Күз яше ялтырый шәм яктысында.
Юләр елларым исемә төшә.
Шул еллар, әнкәй, бик үкендерә.

Әнкәй, әнием, барысы өчен
Кичер син мине, кичерче мине.
Чәчәк бәйләмен тотып кулыма
Йөгереп кайтам синең яныңа.

Еш кына сине юкка борчыдым.
Әйткән сүзеңне һич тыңламадым.
Йокысыз төннәр, ачы күз яшең!
Әнием, ышан, мин бик үзгәрдем.

Әнкәй, әнием, барысы өчен
Кичер син мине, кичерче мине.
Чәчәк бәйләмен тотып кулыма
Йөгереп кайтам синең яныңа.

Вакытлар узгач барысын аңладым:
Әнкәй күңелен күп яраладым.
Һәр җыерчыгыңны мин үбәр идем.
Башка рәнҗетмәм сине, бәгърем.

Әнкәй, әнием, барысы өчен
Кичер син мине, кичерче мине.
Чәчәк бәйләмен тотып кулыма
Йөгереп кайтам синең яныңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »