Оныттың димә

Категория: көе сүзләре

Син оныттың диясеңме,
Онытмадым берсен дә.
Бергә чаклар, матур чаклар
Барысы да исемдә.

Оныттың, оныттың димә,
Онытып була мени?
Күңелдәге сөю гөле,
Я әйт, ул сула мени?

Язлар саен яңара ул,
Мәхаббәтле хисемдә.
Ак хисләрем, саф хисләрем,
Гел шулай үз төсендә.

Оныттың, оныттың димә,
Онытып була мени?
Күңелдәге сөю гөле,
Я әйт, ул сула мени?

Тагын бер очраша калсак,
Мин сөйләрмен барсын да.
Өзлеп-өзлеп сине һаман
Сагынуым хакында.

Оныттың, оныттың димә,
Онытып була мени?
Күңелдәге сөю гөле,
Я әйт, ул сула мени?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »