Тукта, елама

Категория: көе һәм сүзләре

Ник елыйсың, ялгызлыктан ни булды?
Әйтче ниләрдән синең күңелең тулды?
Сагындыңмы син үткән елларыңны?
Югалттыңмы син йоргән юлларыңны?

Тукта, елама, үтәр сагышлар.
Һәрбер язмышта була ялгышлар.
Тукта, елама, үтәр сагышлар.
Һәрбер язмышта була ялгышлар.

Бармы әллә йөрәгеңнең ярасы?
Ялгыштыңмы әллә, әдәм баласы?
Яшләреңне ник түгәсең җирләргә?
Шатланмыйсың нигә язгы җилләргә?

Тукта, елама, үтәр сагышлар.
Һәрбер язмышта була ялгышлар.
Тукта, елама, үтәр сагышлар.
Һәрбер язмышта була ялгышлар.

Әйттеләрме соң әллә авыр сүзләр?
Ниләрдән моңсу бүген синең күзләр?
Әллә соң югалтыңмы өметеңне?
Әллә сагындыңмы син тәүге көнне?

Тукта, елама, үтәр сагышлар.
Һәрбер язмышта була ялгышлар.
Тукта, елама, үтәр сагышлар.
Һәрбер язмышта була ялгышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »