Килермен мин тагын бер сезнең якларга,
Арада күп еллар, күп юллар ятса да.
Мәхәббәт — мәңгелек,
Яши ул гомергә;
Йолдыздай балкый ул
Күңелнең түрендә…
Килермен мин тагын бер сезнең якларга,
Эзләрең бит синең һәр җирдә саклана.
Яшьлек чак җырга тиң,
Тынуны һич белми.
Йөрәктә — мәхәббәт,
Сүнми ул, сүрелми…
Килермен мин тагын бер сезнең якларга,
Йөрәктә урын юк, бәгырем, башкага.
Гомерем буена
Гел сине эзләрмен.
Нур сибәр юлымда
Һаман да күзләрең…
Бу җыр Гөлсирин Абдуллина репертуарында бар
«
»