Мишәрем

Категория: көе һәм сүзләре

Телең бозык, диләр миңа,
Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.

Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чупрәлем,
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем.
Сергачлар да, әлкиләр дә,
Пенза, Норлат, ульяннар,
Бар да сүли нәкъ безнеңчә,
Барыбыз бер туганнар.

Мишәр башын тишәр, диләр,
Бу юк сүзләр, ялган сүзләр.
Берәү дә түзмәгән җирдә
Мишәр чыдар, мишәр түзәр.
Үзебезнекен бирмибез,
Читнекенә кызыкмыйбыз,
Начарлыкны кичермибез,
Яхшылыкны онытмыйбыз.

Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чупрәлем,
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем.
Сергачлар да, әлкиләр дә,
Пенза, Норлат, ульяннар,
Бар да сүли нәкъ безнеңчә,
Барыбыз бер туганнар.

Чытылдашып, сытылдашып,
Яши горур халкым минем.
Без — каймагы татарларның,
Татар иле — минем илем.
Бөек даланың хуҗасы
Булган минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.

Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чупрәлем,
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем.
Сергачлар да, әлкиләр дә,
Пенза, Норлат, ульяннар,
Бар да сүли нәкъ безнеңчә,
Барыбыз бер туганнар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »