Картаябыз инде димәгез

Категория: көе һәм сүзләре

Картаябыз инде димәгез!
Гомер үтә диеп көймәгез!
Балаларны күтәрешеп,
Оныкларны үстерешеп,
Яшәгез яратылып, сөеп,
Картаерга вакыт юк диеп!

Ару-талусыз эшләгәнсез,
Ал-ял белмичә яшәгәнсез.
Яшьлек үткәнен сизмәгәнсез,
Гомер үткәнен күрмәгәнсез.

Картаябыз инде димәгез!
Гомер үтә диеп көймәгез!
Балаларны күтәрешеп,
Оныкларны үстерешеп,
Яшәгез яратылып, сөеп,
Картаерга вакыт юк диеп!

Сез булганга дөньялар матур,
Сез булганга матур таң ату!
Яшәгез әле без яшьләрдән
Күреп хөрмәт, тоеп ярату.

Картаябыз инде димәгез!
Гомер үтә диеп көймәгез!
Балаларны күтәрешеп,
Оныкларны үстерешеп,
Яшәгез яратылып, сөеп,
Картаерга вакыт юк диеп!

Ару-талусыз эшләгәнсез,
Ал-ял белмичә яшәгәнсез.
Яшьлек үткәнен сизмәгәнсез,
Гомер үткәнен күрмәгәнсез.

Картаябыз инде димәгез!
Гомер үтә диеп көймәгез!
Балаларны күтәрешеп,
Оныкларны үстерешеп,
Яшәгез яратылып, сөеп,
Картаерга вакыт юк диеп!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »