Көнләшмә (икенче вариант)

Категория: Авторлары

Сереңне әйт миңа, әйт миңа.
Яшермә: бу түгел кимчелек.
Күрәм мин, сизәм мин, тоям мин:
Синдә бит көнчелек, көнчелек.

Көнләшмә син миннән, көнләшмә.
Көнләшү өзә ул бәгырьне.
Өзелеп яраткан, назлаган
Кемем бар синнән дә кадерле?

Өмөтең өзмә син, өзмә син.
Мин сине барыбер яратам.
Мин телим күз ялын алырга
Кояш күк җылытып ерактан.

Көнләшмә син миннән, көнләшмә.
Көнләшү өзә ул бәгырьне.
Өзелеп яраткан, назлаган
Кемем бар синнән дә кадерле?

Көнләшмә син миннән, көнләшмә.
Көнләшү газаплый кешене.
Оныт син барысын, көл әле,
Бир, күрим елмайган йөзеңне.

Көнләшмә син миннән, көнләшмә.
Көнләшү өзә ул бәгырьне.
Өзелеп яраткан, назлаган
Кемем бар синнән дә кадерле?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »