Кем син?

Категория: көе сүзләре

Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың…
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм…
«Яратам» дип әйтергә теләмим,
«Яратмыйм» дип тә әйтә алмыйм…

Тикшермисең, гаеп эзләмисең,
Үпкәләмисеңме син?
Ләкин үзең минем хәлләремне
Әйтмәсәң дә беләсең…

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм…
«Яратам» дип әйтергә теләмим,
«Яратмыйм» дип тә әйтә алмыйм…

Парлылар да көнләшәләр иде,
Йөрәгебез тулмады.
Буш вәгъдәләр биреп бер-беребезне
Алдап йөргән булмады.

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм…
«Яратам» дип әйтергә теләмим,
«Яратмыйм» дип тә әйтә алмыйм…
Кем син?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »