Яз кирәк җаннарга

Кояш сипсә генә җылы нурын
Чәчкәләр ачалар таҗларын.
Җылыны һәм язларны сагыныптыр,
Кошлар да кайта бит язларын.

Яз кирәк җаннарга, яз кирәк,
Бер тамчы да җитә күңелгә.
Бер тамчы җылы сүз дә җитә
Күңелне гөлләргә күмәргә.

Кояшның җылысын тоялар да,
Наз тулып ачыла бөреләр.
Яз җиткәч, җылыга түзә алмый
Боз каткан елгалар эриләр.

Яз кирәк җаннарга, яз кирәк,
Бер тамчы да җитә күңелгә.
Бер тамчы җылы сүз дә җитә
Күңелне гөлләргә күмәргә.

Яз җиткәч, гөлләрнең чәчкәләре
Кояшның нурына төренә.
Бәхетлеме син дип сорамагыз,
Бәхет ул күзләрдән күренә.

Яз кирәк җаннарга, яз кирәк,
Бер тамчы да җитә күңелгә.
Бер тамчы җылы сүз дә җитә
Күңелне гөлләргә күмәргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »