Моңлы гармун (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Кичке авыл урамында
Гармун моңы яңгырый.
Яшь егетнең гармунына
Кызлар кушылып җырлый.

Кушымта:
Әй, гармун, моңлы гармун
Өздерә үзәкләрне.
Яндыра ул йөрәкләрне,
Талдыра беләкләрне.

Уйна егет, туктама син,
Гармуның җырлап торсын.
Яшь кызларның күңелләре
Мәхәббәт белән тулсын.

Борынгыдан килгән бу моң
Беркайчан өзелмәсен.
Моңнар түгелсә, түгелсен,
Тик яшьләр түгелмәсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »