Табалсаң

Бөркет булып, очып кара әле,
Син, тауларда мине табалсаң…
Кояш нуры булып үрел әле,
Яраларым әгәр ябалсаң…

Кушымта:
Мин дә бит— кош, үтә гадимен дә..,
Тик канатым — ике иңемдә…
Чит күзләргә мәгәр — беркем түгел..,
Бәлкем, газиз, изге илемдә…

Инде, көткәнемчә— максатымны
Тоялмасам беркөн — үзләрдә…
Самим үзгәлегем, гакыл өстәр:
— Мөкатдәс бул, килер көзләрдә!..

Бөркет булып, очып кара әле,
Син тауларда, мине табалсаң…
Төн күзеннән йолдыз булып очам,
Киек каз юлында яналсам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »