Беренче ярату (икенче вариант)

Очраттым мин сине яшьлегем язында,
Ургылып ташыган дәрьяның ярында.
Шул язда кабынды беренче ярату.
Хисләрдәй ашкынып ташыды язгы су…

Күпме яз, күпме көз тезелеп үттеләр,
Яшьлегем йомгагын сүттеләр, сүттеләр…
Юлдашым булмадың тормышым юлында
Беренче сөюем һаман да уемда.

Югыйсә бу көндә без дә бит бүтәндер
Яшьлекнең жырлары җырланып беткәндер.
Тик керсез хисләрне мөмкинме оныту?
Һаман да йөрәктә беренче ярату!

Голосов пока нет
« »