Очрадың да юлларымда,
Гел син хәзер уйларымда,
Аз гына күрмәсәм дә юксынам.
Ходаемнан бүләктер син,
Миңа шундый кирәк бит син,
Синнән башка тормыш юк сыман.
Тотынышып кулны кулга,
Бәйлик әле уйны уйга,
Син дип кенә мин бит җан атам.
Чәчләрне чәчләргә бәйләп,
Сүнмәслек булсын мәхаббәт,
Син бит минем очар канатым.
Пар канатым итеп тоям,
Күзләреңә карап туймам,
Миңа, бәгърем, назлап дәш әле.
Парлы язмыш вәгъдә икән,
Тоеп яшәрсең син, иркәм,
Гел син диеп, янып яшәрмен.
Тотынышып кулны кулга,
Бәйлик әле уйны уйга,
Син дип кенә мин бит җан атам.
Чәчләрне чәчләргә бәйләп,
Сүнмәслек булсын мәхаббәт,
Син бит минем очар канатым.
Яшик әле янып бергә,
Җитеп гомер көзе безгә,
Пар аккошлар кебек парлашып.
Җылытырмын назларымда,
Бүләк итеп язлар гына,
Сине генә сөеп-яратып.
Тотынышып кулны кулга,
Бәйлик әле уйны уйга,
Син дип кенә мин бит җан атам.
Чәчләрне чәчләргә бәйләп,
Сүнмәслек булсын мәхаббәт,
Син бит минем очар канатым.