Сәлимәкәй

Ирәндеккәй тавы бигрәк биек,
Тора-тора мендем башына.*
Кемнәр генә гашыйк, ай, булмады
Сәлимәкәй, кара кашыңа.

Сәлимәкәй суга барган чакта
Җилләр сыйпап сөя башыннан.
Сәлимәкәй төндә йоклаганда
Ай сокланып үбә кашыңнан.

Сәлимәкәй, сине күргән чакта
Оялып та кояш тарсына.
Караңгы ла төшеп, ай калыкса,
Йөзкәеңә нуры ярсына.

Иртән генә торып бер карасам,
Сәлимәкәй килә су буйлап.
Саргайды ла йөзем, ай, саргайды,
Сәлимәкәй, сине күп уйлап.

* — икенче һәм дүртенче юллар ике тапкыр җырлана

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Сәлимәкәй»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »