Татарстаным минем

Син безне тудырдың, үстердең,
Тик сиңа бурычлы мәңге без.
Юк бит ул тагын бер синдәй җир —
Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз!

Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең —
Улларың, кызларың — баһадир.
Сокланмый мөмкинме соң сиңа —
Суың — су! Күгең — күк! Җирең — җир!

Яуларда, хезмәттә, сәнгатьтә
Исемең акладык, Татарстан.
Син безне күтәрдең — без сине —
Язың — яз! Җирең — җир! Даның — дан!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »