Айлы төн, саф көзгедәй аяз һава,
Йолдызлар җем-җем итә, керфек кага.
Яраткан яшь йөрәккә мәхәббәттән
Татлырак ни бар табам бу дөньяда!
"А!", — кайтса, дидем былбылга,
Йөрәгемә бирдер дәва.
"Моңланма, сылу кыз бала,
Бәхетең әле гел алда.
А-ха-ха-ха-ха!" —
Дип сайрады былбыл миңа.
Көчлерәк хис тапмадым мәхәббәттән,
Күңелгә тула шатлык дулкыннары.
Ачмадым сиңа бүген серләремне,
Сүрелмәс йөрәгемнең ялкыннарын.
"А!", — кайтса, дидем былбылга,
Йөрәгемә бирдер дәва.
"Моңланма, сылу кыз бала,
Бәхетең әле гел алда
А-ха-ха-ха-ха!" —
Дип сайрады былбыл миңа.
Айлы төн, саф көзгедәй аяз һава,
Йолдызлар җем-җем итә, керфек кага.
Яраткан яшь йөрәккә мәхәббәттән
Татлырак ни бар табам бу дөньяда!
"А!", — кайтса, дидем былбылга,
Йөрәгемә бирдер дәва.
"Моңланма, сылу кыз бала,
Бәхетең әле гел алда.
А-ха-ха-ха-ха!" —
Дип сайрады былбыл миңа.