Күк йөзендә, зәңгәр күк йөзендә, дустым,
Балкып торган йолдыз шикелле.
Яшь күңелем, яшь күңелем, сине эзли,
Сине көтә, минем сөйкемлем.
Таң атканда, алсу таң атканда, дустым,
Ишетәм, соң сайрый сандугач.
Мин дә җырлыйм, җырлыйм аның белән бергә,
Йөрәгемдә кайнар хис тугач.
Күзем йомсам, йомсам ни өчендер инде,
Син торасың минем каршымда.
Кул сузасың, чакырасың кебек мине, —
Сөйлим сиңа шунда барысын да.
Безнең урам, урам буйлап узасың да,
Кузгатасың йөрәк ярамны.
Йөр, матурым, йөр син безнең урамнардан,
Тыңлар булсаң минем җырымны.
Бу җыр Илһам Шакиров, Раяз Фасыйхов репертуарында бар
Добавлено Фәрһад в ПТ, 24/07/2020 - 12:15
«
»