И, Казан, Казан

И Казан, Казан, ямьле Казан,
Яшьлегем таңы синдә узган.
Ике күзем өстенә, кыйгач кашлар итеп,
Син миңа бәхетле язмыш сызган.

И Казан, Казан, нурлы Казан,
Сөйгән ярым да синдә туган.
Идел буенда үскән, Идел суын эчкән,
Шуңадыр бик сөйкемле яр булган.

И Казан, Казан, данлы Казан,
Халкым дан өсти сиңа һаман.
Ямь табалмас идем мин, моң табалмас идем,
Яшәсәм кай җирдәдер бер заман.

И Казан, Казан, нурлы Казан,
Яшьлегем таңы синдә узган.
Ике күзем өстенә, кыйгач кашлар итеп,
Син миңа бәхетле язмыш сызган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »