Мәхәббәт булмаса дөньяда

Категория: Авторлары

Таңнар ата, сыз(ы)лып ата таңнар,
Таң алдыннан кошлар уяна.
Сандугачлар сайрар иде микән,
Мәхәббәт булмаса дөньяда?

Җир әйләнә, нигә әйләнә җир?
Ә йолдызлар күктә ник яна?
Ай түгәрәк булыр иде микән,
Мәхәббәт булмаса дөньяда?

Сулар ага, сулар чылт(ы)рап ага,
Су алганда сулар болгана.
Сулар чылт(ы)рап агар иде микән,
Мәхәббәт булмаса дөньяда?

Җир әйләнә, нигә әйләнә җир?
Ә йолдызлар күктә ник яна?
Ай түгәрәк булыр иде микән,
Мәхәббәт булмаса дөньяда?

Җырлый кеше, җирдә җырлый кеше,
Җырларына каян моң ала?
Җирдә яшәр иде микән кеше,
Мәхәббәт булмаса дөньяда?

Җир әйләнә, нигә әйләнә җир?
Ә йолдызлар күктә ник яна?
Ай түгәрәк булыр иде микән,
Мәхәббәт булмаса дөньяда?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »