Туганнардай якын дусларым

Кемгә сөйләсәң дә — ышанмаслар
Сезнең кебек дуслар барына.
Күпләр шулай җылы була алмый
Хәтта якын туганнарына.

Бәхетле мин сезнең булу белән,
Йөрәгемә якын дусларым.
Сезнең өчен генә сайрап тора
Сандугачтай күңел кошларым.

Кайчан күрешсәк тә, белеп торам:
Һәрчак алсу, нурлы йөзегез.
Пар аккошлар кебек, дөньягызның
Игелеген күреп йөзегез.

Бәхетле мин сезнең булу белән,
Йөрәгемә якын дусларым.
Сезнең өчен генә сайрап тора
Сандугачтай күңел кошларым.

Сезнең җылы шулай килә микән,
"Сез" дип нигә һәрчак җан атам?
Туганнардай якын дусларымны
Тик үзем дә бигрәк яратам.

Бәхетле мин сезнең булу белән,
Йөрәгемә якын дусларым.
Сезнең өчен генә сайрап тора
Сандугачтай күңел кошларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »