Добавлено tatassr в ВС, 02/08/2020 - 21:21

Авылымнан киткәндә мин
Өзеп алдым әремен.
Чит җирләрдә йөргән чакта
Басар йөрәк әрнүен.
Учларыма әрем салам:
Шундый хуш ислесең син.
Аңлатырга сүзләр җитми…
Ахры, сагыну төслесең.
Таш калада — таш далада
Кадерең артыр, әрем!
Кулларыма әрем учлап
Йөри торган көннәрем…
Учларыма әрем салам:
Шундый хуш ислесең син.
Аңлатырга сүзләр җитми…
Ахры, сагыну төслесең.
Авылымнан киткәндә мин
Өзеп алам әремен…
Еллар аша килде миңа
Аңлау әрем кадерен…
Учларыма әрем салам:
Шундый хуш ислесең син.
Аңлатырга сүзләр җитми…
Ахры, сагыну төслесең.