Пар балдаклар (Пар күгәрчен)

Категория: Авторлары

Ак болытка кагып канатларын,
Пар күгәрчен очты күкләргә.
Яшь йөрәкләр типте ярсып бергә,
Күзләребез булды күзләрдә.

Пар күгәрчен, пар балдаклар бүген
Мәхаббәткә нигез салдылар.
Туй көнендә алар безгә парлап,
Мәңгелеккә бәхет уйдылар.

Туй көнендә, аяз зәңгәр күктә
Пар күгәрчен очып әйләнде.
Әйтерсең лә: алар безгә парлап
Бәхет тулы язмыш теләде.

Пар күгәрчен, пар балдаклар бүген
Мәхаббәткә нигез салдылар.
Туй көнендә алар безгә парлап,
Мәңгелеккә бәхет уйдылар.

Зәңгәр күктә, талгач канатлары,
Пар күгәрчен белми нишләргә.
Шаһит булып сүнмәс мәхаббәткә
Кочып кунды безнең иңнәргә.

Пар күгәрчен, пар балдаклар бүген
Мәхаббәткә нигез салдылар.
Туй көнендә алар безгә парлап,
Мәңгелеккә бәхет уйдылар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »