Синнән башка (дүртенче вариант)

Синнән башка ничек яшәгәнмен,
Төшми инде хәтта хәтеремә.
Яратам дип әйткән көннән бирле
Хыял уты яна йөрәгемдә.

Синнән башка бәхет бәхет түгел,
Язларның да яме күренми.
Беләсеңме: йөрәккә синнән башка бу җирдә
Беркем дә, беркем кирәкми.

Синнән башка көннәр якты түгел,
Кояш нурлары җылытмый мине.
Төнге күктә йөрәкне җилкетеп
Йолдызлар да ялтырамый төсле.

Синнән башка бәхет бәхет түгел,
Язларның да яме күренми.
Беләсеңме: йөрәккә синнән башка бу җирдә
Беркем дә, беркем кирәкми.

Синнән башка сандугач җырлары
Күңелемнең түрләренә җитми.
Ярый әле син бар яннарымда,
Ходаема рәхмәт диеп яшим.

Синнән башка бәхет бәхет түгел,
Язларның да яме күренми.
Беләсеңме: йөрәккә синнән башка бу җирдә
Беркем дә, беркем кирәкми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »