Виноград

Категория: көе һәм сүзләре

Виноградлы бакчаларда
Икәү бергә атлаганда,
Тәлгәше йөзем-йөзем:
Йөземнәр ике күзе.

Виноград, йөзем, җиләк,
Баллары телдә эри.
Алар матур парлар, диеп
Дөньяларда сүз йөри.

Виноград, йөзем, җиләк
Пешкән, өзәргә кирәк.
Йөзем, җиләк чакларыбыз —
Бергә булырга кирәк.

Виноград, йөзем, җиләк
Җимешләрен өзәрмен.
Өзеләм, син, диеп, җаным.
Өзелсәм дә түзәмен.

Виноград, йөзем, җиләкләр
Тәлгәшләре кәрзиндә.
Бәхетем табылыр, диеп
Йөргәнбез син дә, мин дә.

Виноград, йөзем, җиләк,
Баллары телдә эри.
Алар матур парлар, диеп
Дөньяларда сүз йөри.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »