Син кемнең бәхетле кояшы?

Син кемнең бәхетле кояшы,
Күзләрең шомыртлар карасы?
Янса да йөрәгем сөюдән
Иркәли күзләрең карашы.

Син кемнең бәхетле кояшы?
Син кемнең кояшлы бәхете?
Янымда нәкъ синдәй яр булса —
Шул инде дөньялар рәхәте.

Кемнедер бәхетле итәргә
Син туган, син килгән бу җиргә.
Тик сине яратып, сагынып
Язгандыр миңа да яшәргә.

Син кемнең бәхетле кояшы?
Син кемнең кояшлы бәхете?
Янымда нәкъ синдәй яр булса —
Шул инде дөньялар рәхәте.

Кояштай яндырма канатым
Гел сиңа талпынган чагында.
Бәхетле булырга җитә бит
Мәхаббәт утында яну да.

Син кемнең бәхетле кояшы?
Син кемнең кояшлы бәхете?
Янымда нәкъ синдәй яр булса —
Шул инде дөньялар рәхәте.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »