Грейпфрут

Категория: көе һәм сүзләре

Мин, мин — ал грейпфрут.
Ал мине, ал
Кулларыңа! Бармакларың… мин яратам
Син кагылганны.

Мин, мин — ал грейпфрут.
Ач мине, ач
Кулларыңда! Уч төбеңдә! Мин яратам
Син иркәләгәнне.

Ам! Кап мине, кап!
Тидер мине тел очына!
Ам! Кап мине, кап!
Чәчрәт мине иренеңә!

Мин, мин — ал грейпфрут.
Өз мине, өз
Ак тешләрең! Таш пычаклар! Мин яратам
Тын сулаганыңны.

Мин, мин — ал грейпфрут.
Йот мине, йот!
Иреннәрең! Рәтен белә! Мин яратам
Син сыйланганны.

Ам! Кап мине, кап!
Тидер мине тел очына!
Ам! Кап мине, кап!
Чәчрәт мине иренеңә!

Ам! Кап мине, кап!
Тидер мине тел очына!
Ам! Кап мине, кап!
Чәчрәт мине иренеңә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »