Ялгыз нигез

Ялгыз нигез дәшә мине,
Күңел тулы сагышым.
Башларымда мең дә бер уй,
Өйгә кайтып барышым.

Ишек — капкаларның биген,
Ачып күз яшем белән.
Керәм балачаклы өйгә,
Берәү дә көтми, беләм.

Әткәй-әнкәй исән кебек,
Ишетелә сүзләре.
Вакытлыча нигез ташлап,
Киткән кебек үзләре.

Дәшәләр күк, тыныч кына,
Кайтыгыз көттермәгез.
Без гомер иткән нигезгә,
Кычыткан үстермәгеэ.

Алар рухына багышлап,
Утырып кылгач дога.
Көзен киткән кошлар кебек,
Чыгабыз тагын юлга.

Иярә кабат күңелгә,
Яшь аралаш моң-сагыш.
Тәпи басып киткән өйгә,
Бикләмә юлны, язмыш!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »